Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда ОРВИ аркасында биш мәктәптә тугыз сыйныфны яптылар

Казан һәм Менделеевск мәктәпләрендә дүртәр сыйныф, Түбән Кама районы мәктәбендә бер сыйныф ябылган.

Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны сезонлы арту сәбәпле, карантинга Татарстанның биш мәктәбендә тугыз сыйныфны яптылар. Укучылар вакытлыча изоляциягә җибәрелгән, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Дүрт сыйныф Казанның өч мәктәбендә ябылган, тагын дүртесе - Менделеевск районы мәктәбендә һәм бер сыйныф - республиканың Түбән Кама районы мәктәбендә.

"Министрлык көн саен вәзгыятьне тикшерә һәм салкын тию белән бәйле рәвештә балаларның һәм сыйныфларның күпме өлеше дистанцион укуга китүен күзәтә", - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Татарстан мәктәпләрендә иртәнге фильтр, даими рәвештә җилләтү, бүлмәләрне җыештыру башкарыла. Бер бинада укучыларның күпләп җыелуы рөхсәт ителми, укытучылар битлек режимын сакларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев