Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда әнисе сигез яшьлек улын буып үтергән

Шуннан соң хатын үзе дә тормыш белән исәп-хисапны өзгән, аның гәүдәсен малайның әтисе тапкан.

РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе кече яшьтәге баланы үтерү һәм аның әнисенең үлеме факты буенча җинаять эше кузгатты. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге хәл Әлмәт шәһәрендә булган. 9 майда биредә яшәүче үз фатирында сигез яшьлек малайның буу эзләре белән һәм аның 38 яшьлек әнисе гәүдәләрен тапкан. Хатын-кыз үз-үзен үтергән дип фаразлана. Фатирның ишеге эчтән бикләнгән, вакыйга урынында хатын-кыз калдырган язу табылган.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 105 маддәсенең 2 нче өлеше (кече яшьтәге кешене үтерү) җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эшләре алып барыла.

Шундый ук гадәттән тыш хәл гыйнварда Красноярскида булган. Әти кеше үзенең өч яшьлек улын күрергә килгән, ләкин ишекне аңа берәү дә ачмаган. Ир-ат фатирга балкон аша кергән һәм бүлмәдә бала белән аның 32 яшьлек әнисе гәүдәләрен күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев