Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда мәктәп программасына кеше хокуклары буенча дәреслекләрне кертергә планлаштыралар

Дәреслекләрне КФУ каршындагы мәктәпләр өчен дә «Адымнар» мәгариф учреждениеләре оештырачак.

ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты федераль үзәк белән берлектә республика мәктәпләренә кеше хокуклары буенча дәреслекләр кертергә планлаштыра. Бу хакта ТР омбудсмены Сәрия Сабурская "Татар-информ" хәбәрчесенә биргән интервьюсында сөйләде. 

"2021 елда кеше хокуклары буенча 5-11 нче сыйныфлар өчен дәреслекне КФУ белән берлектә, РФдә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты әзерләүне планлаштырабыз", - дип сөйләде мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.

Ул билгеләп үткәнчә, «Адымнар» мәгариф учреждениеләре һәм КФУ каршындагы мәктәпләр өчен дәреслек булдыру планлаштырыла. Ләкин башта уку әсбапларын эшләргә кирәк.

2021 елда ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил планнары турында җентекләбрәк Sntat сайтында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев