Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда “Мәк” операциясе бара

Быел "Мәк" оператив-профилактик операциясе республикабызда ике этапта уздырыла.

Беренче этабы - 27 июньнән 31 июльгә кадәр, икенчесе 10 августтан 30 сентябрьгә кадәр барачак.

"Мәк" операциясе Россия күләмендә үткәрелә. Аны уздыруда хокук саклау органнарыннан тыш, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, таможня хезмәткәрләре дә зур көч куя.

Әлеге операциянең беренче көннәрендә үк Татарстанда составында наркотик матдәләр булган 80 килограммнан артык кыргый үсемлек юк ителгән. Бу төр үсемлекләр күбесенчә Саба, Биектау, Лениногорск, Бөгелмә районнарында табыла. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре белдергәнчә, бу фактлар районнарның географик яктан урнашуына бәйле. Әйтик, "Мәк" операциясе башлануга әле бик аз вакыт узуга карамастан, шундый алты очрак теркәлгән инде. Биектау районында - өч, Лениногорскида - 2, Бөгелмә районында - бер очрак.

Мисал өчен, июньнең соңгы көннәрендә республика полиция хезмәткәрләре законсыз әйләнештән 330 грамм наркотик алган. Алар арасында 300 грамм мәк саламы экстракты, 8 граммга якын дизайнер наркотиклары, 4,71 грамм гашиш һәм бер граммга якын каннабис бар. Барлык фактлар буенча да Россия Федерациясенең "Наркотик яки психотроп матдәләрне законсыз рәвештә җитештерү, саклау, ташу, тапшыру яки сату" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

"Мәк" операциясе дәвамында составында наркотик булган үсемлекләр белән көрәштә җирле үзидарә органнары һәм фермер хуҗалыкларына да җаваплылык арта төшә. Чөнки кайбер җир хуҗалары кыргый киндерне юк итүгә бармак аша карый. Ләкин әлегә Татарстанда составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне законсыз рәвештә үстерү очраклары теркәлмәгән.

Әгәр мондый төр үсемлекләргә тап булсагыз, кичекмәстән җирле полиция бүлегенә хәбәр итегез.

http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев