Татарстанда машина күпердән очып төшеп, ике кеше һәлак булган
Татарстанның Кайбыч районында җиңел машина күпердән түбән төшеп әйләнеп капланган, 2 кеше һәлак булган.
Бу хакта "Татар-информ"га ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр. Фаҗига Кайбыч - Куланга трассасында булган. "ВАЗ-2115" белән идарә иткән ир күпергә кергәндә иминлек тәэмин итәрдлек тизлек сайламаган, каршы як юлга чыгып, металл койма-чикләгечкә бәрелгән, нәтиҗәдә, канауга әйләнеп капланган. Рульдагы 43 яшьлек кеше белән 28 яшьлек пассажирның шунда гомере өзелгән. Ир-егетләрнең икесе дә куркынычсызлык каешлары белән утыргычка беркетелмәгән булган.
Чыганак - матбугат.ру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев