Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда М7 трассасында массакүләм авария булган

Башлангыч мәгълүматларга караганда, һәлакәттә "Мазда"да булган бер кеше зыян күргән.

Яшел Үзән районының М7 трассасында, Зөядән ерак түгел урнашкан участокта, бер җиңел һәм ике йөк автомобиле катнашында массакүләм авария булган. Бу хакта Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Светофорда «ГАЗ Валдай», аның артында «Мазда» торган. Мәскәү ягыннан «КАМАЗ» килгән. Ул светофорда торган җиңел машинага килеп бәрелгән. "Мазда" "Валдай"га килеп бәрелгән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, һәлакәттә " Мазда"да булган бер кеше зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X