Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда М7 трассасында Инфинити зур йөк машинасы астына кергән

Югары Ослан районында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, тагын берсе авыр җәрәхәтләр алган.

Сишәмбе кичендә, Бурцево авылыннан ерак түгел юл-транспорт һәлакәте булып, анда бер кешенең гомере өзелгән.

2 августта "Идел" М7 трассасының 773 нче чакрымында, башлангыч мәгълүматлар буенча, Инфинити автомобилен йөртүче, Казан ягыннан Мәскәү ягына барганда, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, зур тизлек белән хәрәкәт итеп, зур йөк автомобиленә кадәр дистанцияне сакламаган һәм, нәтиҗәдә, бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Инфинити йөртүче алган җәрәхәтләрдән вафат булган, пассажиры җәрәхәтләр алган. Ул юл - транспорт һәлакәте урыныннан дәвалау учреждениесенә озатылды", - дип хәбәр итә Югары Ослан ЮХИДИ башлыгы Искәндәр Әхмәдиев.

Юлларда сак йөрсәк иде. Сакланганны саклармын дигән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев