Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда " легаль булмаган» транспорт йөртүчегә штраф салынды

Балтач-Казан маршруты, чикләү чорында кагыйдәләр бозып, пассажирлар ташыган.

Татарстанда легаль булмаган ташучыны штрафка тартканнар. Бу хакта республика автоинспекциясе хәбәр итә. Документларны тикшерү һәм Татарстанда коронавирус авыруы таралу куркынычы янаган чорда урнаштырылган массакүләм режимны үтәү өчен, трассада Балтач-Казан маршруты буенча барган автобус туктатыла. Юл-патруль хезмәте инспекторлары ачыклаганча, ташучы «законсыз»эшләгән. Закон бозучыга чикләүләр гамәлдә булган чорда кешеләрне ташу кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар язылды.

Әлеге маддәнең санкцияләре машина йөртүчеләргә — 30 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга — 50 мең сумга кадәр, юридик зат оештырмыйча эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга — 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумга кадәр штраф салуны күздә тота.

 

Шул ук вакытта икенче көнне үк шофер шул ук оешманың башка автобусында кабат тоткарлана. Автобусны штрафстоянкага озаталар.

 

«Бүген шәһәрара маршрутларда даими йөртү генә рөхсәт ителә, калган хезмәтләр әлегә тыела», — дип билгеләп үттеләр дәүләт автоинспекциясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев