Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда «Кызыл канәфер» истәлек акциясе онлайн-режимда старт алды

Значокларны сатудан кергән барлык акчалар, ел саен, ветераннарга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә җибәрелә.

Татарстанда онлайн-режимда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган ел саен уздырыла торган “Кызыл канәфер” бөтенроссия акциясе үткәрелә. Аны оештыручы - "Буыннар истәлеге" хәйрия фонды.

Акциянең максаты - онлайн-маркетплейслар, ретейл-партнерлар һәм волонтерлар оешмалары аша, "Мин хәтерлим. Мин ярдәм итәм" девизы астында истәлекле күкрәк билгеләрен тарату.

Әлеге күкрәк билгеләре - значокларны сатудан кергән барлык чаралар ел саен ил ветераннарына югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә җибәрелә. Covid-19 коронавирусы пандемиясе белән бәйле вакытлы чикләүләргә карамастан, фонд ярдәм күрсәтүне, дарулар китерүне, дәвалау һәм тернәкләндерү белән ярдәм итеп, өйләрендә шәфкать туташы хезмәтен күрсәтүне тәэмин итүне дәвам итә.

"Кызыл канәфер" значогын онлайн гвоздика.рф сайтында, танылган сәүдә челтәрләре кибетләрендә, Россия почтасы бүлекләрендә сатып алырга мөмкин. "Җиңү волонтерлары" һәм "көмеш" волонтерлар иҗтимагый урыннарда, шулай ук, Россиядә игълан ителгән Хәтер һәм дан елына багышланган тантаналы чараларда значоклар таратачак.

"Кызыл канәфер" билгеләре нык металлдан эшләнгән. Аларны сатып алырга мөмкин булган акцияләр партнерларының тулы исемлеген гвоздика.рф проекты сайтында күрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев