Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда көрән аюны Кызыл китаптан чыгарырга ниятлиләр

Бу хакта Татарстан Республикасы хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Матвеев хәбәр итте.

Спикер сүзләренчә, республикада көрән аюлар популяциясе шактый арткан. «Безнең исәпләүләр буенча республикада бүгенгә 120 чамасы аю бар», дип билгеләп үтте ул. Бу сан язгы-җәйге-көзге чорында актуаль. Кышка миграция чорында аюлар Марий Эл, Удмуртия, Киров өлкәсенә китә. Татарстандагы өннәрендә 40 ка якын аю кышлый. «Узган ел көрән аюны Кызыл китаптан алу мәсьәләсен куйган идек, чөнки гражданнардан мөрәҗәгатьләр саны арта. Узган ел Мамадыш районында умартачылардан 36 шикаять булган, аюлар көненә 20 умартаны алып киткән очраклар бар», дип сөйләде Юрий Матвеев. Моннан тыш, Яшел Үзән районында ике баласын иярткән ана аю гөмбәчеләр каршына чыккан, ә Мари Эл территориясендә бу ана аюның кешегә һөҗүме теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев