Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда кошларны чиплый башлыйлар

Татарстанда хайваннарны мәҗбүри идентификацияләү кысасында йорт кошларын да чиплый башлыйлар.

Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Елена Ильина сөйләде.

Республикада хайваннарны идентификацияләү системасын июнь башында эшләтеп җибәрделәр. Ике пилот районда - Арча һәм Балтач районнарында яңа туган бозауларны чипларга керештеләр. Хайваннарның бер колагына - уникаль номер һәм QR-кодлы биркалар, ә икенчесенә электрон чиплар куела. Программаның максаты - йогышлы авырулар таралуга каршы көрәш.

Ильина билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәҗбүри идентификацияләү өчен хайваннар исемлеген билгеләгән инде. Аңа барлык авыл хуҗалыгы хайваннары, вак йорт хайваннары, мехлы җәнлекләр, йорт куяннары, бал кортлары һәм балыклар кергән.

“Кошлар да бу исемлектә бар, шуңа күрә алар идентификацияләнәчәк", — дип билгели спикер.

Әлеге мәгълүмат республиканың гомуми базасына кертеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев