Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 23 кешегә кадәр артты

Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның тагын 35 очрагы ачыкланды. Инфекцияләнүчеләрнең күбесе Казанда - 19 кеше.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 35 яңа очрагы теркәлгән. Медицина учреждениеләренә 10 кеше китерелгән, калган 25 кеше амбулатор дәвалану уза.

Инфекцияләнүчеләрнең күбесе Казанда ачыкланган - 19 кеше. Яшел Үзән районында - 4, 3 - Яр Чаллыда, 2 - Актанышта. Берешәр инфекция очрагы Апас, Әтнә, Бөгелмә, Югары Ослан, Кукмара, Нурлат, Тукай районнарында теркәлгән.

Шулай ук, Татарстан Республикасында коронавирустан ике яңа үлем очрагы расланды. Казанда 1942 елда туган кеше 6 июньдә ике яклы полисегментар пневмониясе белән авыр дәрәҗәдә Казанда 16 нчы хастаханә базасында вакытлы йогышлы госпитальгә озатыла. Авыру агымы йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системаларының хроник авырулары белән катлаулана, 11 июньдә хәлнең начарлануы аркасында, реанимация бүлегенә күчерелә. 16 июньдә пациентның хәле кинәт начарлана, йөрәк эшчәнлеге туктый.

20 июньдә Чистай үзәк хастаханәсенә коронавирус авыруы белән 1952 елгы хатын-кыз госпитализацияләнә. Аның йөрәк-кан тамырлары авырулары булган. 26 июньдә ул үлә.

Ике очракта да үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган, вирус идентификацияләнгән. Нәтиҗәдә, Татарстанда бүгенге көнгә коронавирустан 23 кеше үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев