Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда коронавирустан ике кеше үлгән

1949 елгы Нурлат районы кешесе хастаханәдән тыш ике яклы пневмония белән үзәк район хастаханәсенә озатыла.

Коронавирус инфекциясе лабораториядә расланды. Хәле авыр булу сәбәпле, пациент үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына тоташтырыла. Уздырылган дәвалаулар уңыш белән тәмамланмый, 23 июньдә үлеме раслана.

Яр Чаллы кешесе 5нче номерлы шәһәр хастаханәсе базасында "COVID-19" яңа коронавирус инфекциясе белән вакытлыча йогышлы хастаханәгә озатыла, ул ике яклы полисегмантар пневмониясенең авыр дәрәҗәсе белән катлауландырылган була. Хроник авырулар булу сәбәпле, хәле катлаулана, дәвалау тиешле нәтиҗәне бирми, 8 июльдә пациент үлә.

Ике очракта да үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә раслый.
Туганнары һәм якыннарыбызның кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев