Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда коронавирусның тагын 90 очрагын ачыклады

Яшел Үзән районында - 2 яңа очрак.

Татарстанда яшәүче ике бала һәм тагын 88 кеше узган тәүлектә инфекция йоктырган.

Авыручылар арасында соңгы вакытта республикадан читкә чыгып йөрмәүчеләр дә, шулай ук күптән түгел читтән килүчеләр дә бар. 31 кеше ашыгыч рәвештә хастаханәгә салынган, калганнарына яшәү урыны буенча медицина ярдәме алырга тәкъдим ителгән.

Яңа очракларның 54 е Казанда теркәлгән. Алга таба кими бару буенча Яр Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама - 6, 5 һәм 4 очрак бара. Тагын 3 очрак Биектау һәм Лениногорск районнарында ачыкланган.

2шәр очрак Яшел Үзән, Әлки, Норлат һәм Саба районнарында теркәлгән.

Моннан тыш, бер очрак буенча Татарстан Республикасының Азнакай, Актаныш, Арча, Баулы, Бөгелмә, Менделеевск һәм Сарман районнары исәпләнә.

Барлыгы 19 гыйнварга Татарстанда 15 017 COVID-19 очрак теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев