Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда коронавирусның тагын 80 яңа очрагын ачыкладылар

Кичәге кебек үк, ачыкланган очракларның берсе генә читтән кергән, ниһаять, авырып китүчеләр арасында балалар юк, ә терелгән татарстанлылар саны үсүен дәвам итә.

Узган тәүлектә республикада 80 кеше коронавирус белән авырый. Аларның 31ен хастаханәгә салганнар, тагын 49 кеше өйдә дәваланачак. Бер тәүлек эчендә 82 кеше савыкты. Авыручылар арасында бары тик олы яшьтәге 37 кеше һәм эшкә сәләтле яшьтәге 43 кеше генә бар.

Пандемиянең бөтен чорында 16 800 кеше авырый, шуларның 13 309 - савыкты, 291 кеше - үлде.

Бүген авырып китүчеләр арасында Казан, Чаллы һәм тагын 15 район бар. Шәһәрләрдә, гомумән алганда, 45 авыручы. Нурлат районында – биш, дүртесе – Арчада, өчәр - Баулы, Балтач, Биектау, Лаеш, Мамадыш һәм Түбән Кама районнарында, тагын икесе - Югары Ослан районында. Актаныш, Алабуга, Кукмара, Лениногорск, Питрәч һәм Теләче районнарында бер генә очраклар теркәлгән.

Яшел Үзән районында авырулар теркәлмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев