Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда коронавирусның тагын 33 яңа очрагы ачыкланган

Моннан тыш, авыручыларның берсе үлгән.

16 июльдә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның тагын 33 очрагы теркәлгән. Бу хакта төбәкнең оператив штабы хәбәр итте. Әлеге мәгълүмат нигезендә, 11 яңа пациентны дәвалануга хастаханәгә китергәннәр, калганнарын өйдә дәваланырга калдырганнар. Оператив штаб билгеләп үткәнчә, барлык очракларда да таралу республика эчендә элек инфекцияләнгән кешеләр белән тыгыз элемтәдә тору нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Иң күп очраклар Казанда теркәлгән - 18. Биектау районында өч очрак, Саба районында тагын ике очрак. Моннан тыш, Яр Чаллы, шулай ук Актаныш, Буа, Югары Ослан, Зәй, Кайбыч, Менделеевск районнарында, Яңа Чишмә, Питрәч һәм Чистай районнары да йоктыруның бер очрагы бар. Безнең Яшел Үзән районында бүген яңа очраклар теркәлмәде.

Бүген республиканың оператив штабы коронавирус авыруыннан пациентның чираттагы үлеме турында хәбәр итте. Бу Татарстанда 26нчы үлем очрагы. Яр Чаллыда 1949 елгы татарстанлы вафат булды. 19 майда 2нче номерлы шәһәр хастаханәсенең терапия бүлегенә таҗ инфекциясе һәм үпкә ялкынсынуының авыр формасы, шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларының кискен катлаулануы белән китерелә. Авыруы көчәйгәч, реанимация бүлегенә урнаштырыла. Дәвалау нәтиҗә бирми, 23 майда үлә. Бу катлаулы клиник очрак булганлыктан, мәет материалын тикшерү белән озак вакытлы патолого-анатомик экспертиза уздыру таләп ителде. Үлем сәбәбе CОVID-19 яңа коронавирус инфекциясе булды.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Шул рәвешле, республикада эпидемия башланганнан бирле үлем очраклары саны 26га җитте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев