Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда коронавирусның 84 яңа очрагы ачыкланды

Соңгы тәүлектә Татарстанда СОVID-19 йоктыруның 84 яңа очрагы расланды.

Бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча төбәк оператив штабы хәбәр итә. Тик бер яңа очрак читтән килеп чыга, калганнары – контактта булганнар. Яңа йоктырганнардан 28 кеше хастаханәгә озатыла, 56 кеше өйдә җиңел яки симптомсыз формада дәвалана. Авыручылар арасында - өч балигъ булмаган бала һәм 60 яшьтән өлкәнрәк 29 кеше бар.

51 яңа COVID-19 очрагы - Казанда, унысы - Апас районында, сигезе - Яр Чаллыда, бишесе - Биектау районында, дүртесе - Түбән Кама районында, икешәр - Яшел Үзән һәм Лаеш, берешәр - Зәй һәм Тукай районнарында теркәлгән. Татарстанда бүгенге көнгә СОVID-19 очрагы 2 меңнән артып китте. 1 меңнән артык кеше савыкты, шул исәптән 163 тәүлек эчендә. Җиде авыру үлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев