Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда коронавирусның 3665 очрагын теркәгәннәр

Үзизоляцияләү һәм битлек режимын гамәлдән чыгаруга карамастан, йоктыру фактларын теркәүне дәвам итәләр.

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус белән авыруның 54 очрагы ачыкланган. Хастаханәдән 20 кеше чыгарылган.

Бер читтән килгән очрак, 53е – контактта булган. Аларның 12 се хастаханәгә озатылган, 42 се өйләрендә дәвалана.
Иң күп кеше, элеккеге кебек үк, Казан шәһәрендә - 35, Чаллыда - 10 кеше. Азнакай, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба һәм Яшел Үзән районнарында авыруларның бер очрагы теркәлгән.

Бүген, 9 июньдә, Татарстанда 3665 СОVID-19 очрагы теркәлгән. Бөтен чор эчендә 2748 кеше (COVID-19 диагнозы белән расланган), шул исәптән 35 кеше узган тәүлектә, терелгән. 906 кеше дәвалана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев