Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда коронавирус таралуны профилактикалау буенча икенче линия ачылды

Республикада 15 апрельгә кадәр Covid-19 таралу куркынычы аркасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде.

Татарстанда Covid-19 инфекциясен профилактикалау мәсьәләләре буенча консультация алырга, шулай ук, күптән түгел генә чит илдән кайткан гражданнар белән контактта булулары турында табибларга хәбәр итәргә мөмкин булган икенче кайнар линия ачылды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Россия кулланучылар күзәтчелегенең һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының кайнар линиясенә шалтыратулар арту сәбәпле, өстәмә күпканаллы телефон: 8 (800-22) 2-59-00 ачарга дигән карар кабул ителде. Татарстанлыларга уяулык һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә игътибарлы мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерәбез», - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республикада Франциядән Казанга очып килгән һәм беркем белән дә элемтәгә кермәгән коронавирус белән авыручы бер генә кеше ачыкланган. Карантинда хәзерге вакытта, күптән түгел чит ил сәфәрләрендә булган, 430 кеше бар.

Татарстанда 15 апрельгә кадәр, яңа типтагы коронавирус куркынычы аркасында, махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Республиканың чит илләрдән кайткан барлык халкын кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә һәм ирекле карантин узарга чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев