Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда коронавирус COVID-19 10нчы пациентны алып китте

20 майда Казанда 1963 елда туган кеше вафат булды.

Ул температура күтәрелү һәм арыганлык турындагы зарлар белән хастаханәгә салына. 13 майдан бирле реанимация бүлегендә һәм Вакытлы инфекция госпиталенең интенсив терапиясендә дәвалануда була. Авыр формадагы яңа коронавирус инфекциясе COVID-19, ике яклы интерстициаль пневмония белән катлауландырылган. Башка авырулары да була: кискен лейкоз, авыр дәрәҗәдәге тромбоцитопения, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш авырулары. Диагноз экспертиза тарафыннан расланган. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Үзегезне саклагыз!

Бүген, 22 майда, Татарстанда COVID-19ның яңа 75 очрагы расланган, шуларның 1 очрагы – читтән кергән, 74е – контакт аша.
24 кеше хастаханәгә озатылган, 51 кеше өйдә дәвалана (аларның җиңел яки имптомсыз формасы).
Казанда бер тәүлектә 24 кеше әлеге авыруны йоктырган, Чаллыда - 23. 7 очрак Түбән Камада, 6 очрак Апас районында теркәлгән. Яшел Үзән районында - 4 яңа очрак.

Барлыгы 22 майга (үсеш буенча) Татарстанда 2621 COVID-19 очрагы теркәлгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев