Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 31 яңа очрагын ачыклаганнар

Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Сигез кеше ковид-госпитальләргә озатылган, 23е - дәвалануны өйдә ала. ИВЛ аппаратларына республиканың 34 кешесе тоташтырылган.

18-30 яшьлекләр арасында таҗ инфекциясен сигез татарстанлыда тапканнар. 30-35 яшь төркемендә COVID 16 кешедә теркәлгән. 50-60 яшьлек татарстанлылар арасында вирусны республиканың ике кешесендә теркәгәннәр, 60 яшьтә һәм аннан өлкәнрәк яшьтә биш кеше авырый.

Алдагы тәүлектәге кебек үк, Казанда да ковид авыруының 19 очрагы ачыкланган. Татарстанның Саба районында өч кеше йоктырган. Берәр - Яр Чаллыда, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Кама Тамагы, Кукмара, Түбән Кама, Питрәч һәм республиканың Яшел Үзән районнарында.

Барлыгы Татарстанда 5841 кешедә COVID19 ачыклаган, 4711 кеше сәламәтләнгән, 58е - узган тәүлектә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев