Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны буенча тәүлек эчендә антирекорд куелган

Татарстанда узган тәүлектә 412 яңа коронавирус очрагы теркәлгән. Бу-пандемия башланганнан бирле республикада авыручыларның рекордлы саны.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Без авыруларның 2022 елның беренче атнасыннан бирле күтәрелүе дәвам итүен күрәбез. Исегезгә төшерәбез, беренче атнада үсеш плюс 8% тәшкил итте, икенчесендә - плюс 15%, ә алдагы атнада - 74,8% ка артык. Үсеш дәвам итәчәк, ә авырулар саны артачак", - дип өстәде спикер.

Яңа ел башыннан республикада барлыгы 4328 Covid-19 зарарлану очрагы теркәлгән. Шулай итеп, 2022 елның 28 гыйнварына мәгълүматлар буенча, республикада пандемия башланганнан бирле авыруның 47 030 очрагы рәсми рәвештә расланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X