Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда Конституция буенча тавыш бирү участокларына килүчеләр агымын бүләчәкләр

Тавыш бирүдә катнашучыларның барысы да шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителәчәк.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча сайлау участокларына килгән татарстанлылар инде тавыш биргән кешеләр белән очрашмаячак. Чаралар Covid-19 дан тавыш бирүчеләрне яклау өчен күрелә. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына хәбәр иттеләр.

 

"Без, тавыш бирүне оештыручылар буларак, 1 июльгә әзерлек процессы һәм тавыш бирү көне куркынычсыз булсын өчен барысын да эшлибез. Сайлау процессында катнашучыларның барысының да сәламәтлеге өстенлекле ", - дип шәрехләде Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Аның сүзләренчә, территория сайлау комиссияләренең барлык әгъзалары да коронавирус инфекциясе булуга тест үтте инде, соңрак тестларны участок комиссияләре әгъзалары да тапшырачак.

 

"Сайлау комиссияләренең барлык әгъзалары шәхси саклану чаралары - битлекләр, перчаткалар, санитайзерлар белән тәэмин ителгән. Һәр участокта температура контроле урнаштырылачак, ә участок үзе дезинфекцияләүче эремәләр белән эшкәртеләчәк ", - дип ачыклык кертте Кондратьев.

 

ТР Үзәк сайлау комиссиясе беренче тапкыр катлаулы санитар-эпидемиологик шартларда тавыш бирүгә әзерлек үткәрә. Хәвеф-хәтәрне мөмкин кадәр кыскартучы чараларның берсе сайлау участогына баручы һәм аннан чыгучылар агымын аеру булачак. Моннан тыш,  килүчеләргә сайлау участогы хезмәткәрләренә паспортларын элеккегечә тапшырырга кирәкми. Документны ачык килеш күрсәтү дә җитә.

 

 Тавыш бирүдә катнашучыларның барысы да шәхси саклану чаралары: бер тапкыр кулланыла торган битлекләр, перчаткалар һәм ручкалар белән тәэмин ителәчәк.

 

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү 2020 елның 1 июленә билгеләнгән. Закон тарафыннан вакытыннан алда тавыш бирү мөмкинлеге каралган, ул 25 июньнән 30 июньгә кадәр үткәреләчәк. Моннан тыш, 5 июньнән 21 июньгә кадәр "Мобиль сайлаучы" механизмы кысаларында тавыш бирү урыны буенча гаризалар кабул ителә. Гаризаларны КФҮ һәм территориаль комиссияләр офисларында, шулай ук, РФ дәүләт хезмәтләре порталында кабул итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев