Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда кичә 15 яшьлек малай Атлашкино кичүендә поездлар тәгәрмәчләре астында калып һәлак булды

Дип хәбәр итә РФ Идел буе тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

Алынган мәгълүматларга караганда, фаҗига 14:00 дә булган. Һәлак булган малай дусты белән бергә скутерда барган. Малайлар кичүгә якынлашып килүче поезд алдыннан узып өлгерергә уйлаганнар.

Тимер юлларны аркылы чыкканда пассажир утыргычындагы малай егылып төшә һәм поезд тәгәрмәче астына эләгә. Дусты аны ташлап, кача.

Хәзер фаҗига урынында тикшерү-оператив төркем эшли. Аның нәтиҗәләре буенча һәлакәттә катнашучыларның гаебе билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев