Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда хайваннарны бердәм идентификацияләү башланды

2021 елдан Россиядә эре мөгезле терлекләрнең баш санын бердәм идентификацияләү кертелә, 21 төбәктә барлык эре мөгезле терлекләр инде идентификацияләнгән. Бу көннәрдә Татарстанда да бердәм идентификацияләү башланды.

Система түбәндәгечә эшли: хайванга биркада яки чипта язылган бердәм мәгълүмат системасында теркәлгән уникаль номер бирелә, соңгы теркәүне районның ветеринария хезмәте башкара, ул хайванның чынлап та булуын раслый. Шул ук вакытта, хайван хуҗасы үзенең баш санын һәм ветеринария чараларының бөтен тарихын электрон базада карый ала.

Бердәм номерсыз хайван суюга, бигрәк тә прилавкага эләгә алмый. Теләсә кайсы сатып алучы, кирәк булса, терлекнең килеп чыгышын һәм ветеринария чаралары буенча бөтен тарихны карый алачак. Моннан тыш, хайванны теркәү номерыннан башка рәсми рәвештә бракка чыгарырга ярамый.

Татарстанда әлеге системаны сынау өчен Арча һәм Балтач районнары сайланды. Анда хәзерге вакытта, программа продуктын гамәлгә кертү операторы - «РИВЦ» АҖ ветеринария хезмәтләре белгечләрен укыта. Ул персоналны өйрәтү һәм программа продуктын озатып йөрү белән шөгыльләнә, шулай ук Татарстан Республикасы буенча уникаль номерлы биркалар белән тәэмин итә.

Унификацияләнгән идентификация номерларын кертү, шулай ук, 2020 елда Татарстанның һәр районында база хуҗалыкларында үткәреләчәк. Программаны субсидияләүне һәм биркалар сатып алуны да кертеп, барлык мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең 8-800-444-16-70 (өстәмә - 8) бердәм телефоны буенча фикер алышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев