Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сайланды

ТР Дәүләт Советы депутатлары ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне сайлады.

Ул янәдәнн 2010 елның 8 июленнән бу вазифаны башкарганн Сәрия Сабурская булды. Кандидатураны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. Әлеге вәкил вәкаләтләре вакытын тагын биш елга озайттылар.

VI чакырылыш Татарстан парламентының 12 нче утырышында бу кандидатураны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдим итә. Аның сүзләренә караганда, Сабурская эш дәверендәа йөкләнгән бурычларны уңышлы хәл иткән һәм «Халык контроле» системасының тотрыклы эшләвен тәэмин иткән. Әлеге мәсьәлә агымдагы елның июль аенда гамәлдәге кеше хокукларын яклаучы вәкил вәкаләтләренең икенче срогы тәмамлануга бәйле рәвештә кертелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев