Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда карлы һава торышы өч көн булачак

Синоптиклар бу көннәрдә 10–15 мм кар күләмендә явачак, дип фаразлый.

Татарстан территориясенә көньяк-көнбатыштан килгән циклон йогынтысында кар-бураннар өч көн булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген, 26 һәм 27 декабрь көннәрендә республикада аязучан болытлы һава торышы саклана, вакыт-вакыт көньяк-көнчыгыштан искән көчле җилнең тизлеге 18 метрга кадәр җитә.

Шул ук вакытта буран һәм кар явуы көтелә. 26 декабрьдә көндез һәм 27 декабрьдә төнлә урыны белән көчле буран көтелә. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре хасил була. Синоптиклар бу көннәрдә 10–15 мм кар явачак, дип фаразлый.

Бүген төнлә һава температурасы - 13 градус, аязганда - 16 градус була.

26 декабрьдә төнлә -15 градус, аязганда -20 градус, ә көндез -5, -10 градус булуы көтелә. 27 декабрьдә көндез -3 градус салкын була, диелгән әлеге хәбәрдә.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев