Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда җинаять-башкарма инспекциясе хезмәткәрләре хөкем ителгән яшүсмерләр өчен йортсыз хайваннар приютына сәфәр оештырды

Балигъ булмаган хөкем ителүчеләр, УИИ хезмәткәрләре һәм "Доверие" балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәгенең "Кам4атка" психологик хезмәте белгечләре озатуында, республиканың Яшел Үзән районы Әйшә авылында йортсыз хайваннар приютында булдылар.

Балалар приютка көченнән килгәнчә ярдәм күрсәттеләр, приют хезмәткәрләре белән аралаштылар, терлекләрне карау үзенчәлекләре турында белделәр.

"Пес и кот" Татарстанда йорт хайваннары өчен иң эре шәхси приютларның берсе. Бүген анда 400дән артык эт һәм 46 мәче бар. Приютка битараф булмаган һәркем хәленнән килгән кадәр ярдәм күрсәтә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев