Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда илкүләм проект буенча 5 800 кешене яңа һөнәрләргә өйрәтергә планлаштыралар

Татарстанда "Демография" милли проекты кысаларында яңа һөнәрләргә яңадан өйрәтү планлаштырыла. Бу хакта республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Зарипова сүзләренчә, санкцион басым шартларында 2022 елда яңадан белем алырга мөмкин булган кешеләр даирәсе киңәйде. 2021 елда булганнардан тыш, эштән китү куркынычы астында булган хезмәткәрләр, шулай ук 35 яшькә кадәрге яшьләр өстәлде.

 

Моннан тыш, 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, өч яшькә кадәр бала карау ялында булган хатын-кызлар яңадан укый ала. Моның өчен "Россиядә эш" порталында гариза бирергә кирәк.

 

Исегезгә төшерәбез, 2018 елның маенда Россия президенты Владимир Путин "РФ үсешенең 2024 елга кадәрге чорга милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында" указга кул куйды, ул илдә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга старт бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев