Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда ике ир-ат әни белән кызын көчләп, икесенә дә куркыныч чир йоктырган

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе әлеге коточкыч җинаять эшен тикшерүне төгәлләгән.

30 яшьлек Максим Никитин белән Рөстәм Мусин, кылган гамәлләренә бәйле рәвештә, Россия Җинаять кодексының берничә маддәсе буенча гаепләнелә.

Тикшерү фаразлары буенча, 2012 елның октябреннән 2014 елның маена кадәр Максим Никитин наркотик кулланган хәлдә, Зәй шәһәрендәге фатирында үзе белән яшәүче хатын-кызның 2004 елда туган кызын көчләгән, аңа карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кулланган.

Моннан тыш, 2014 елның маенда Никитин кыз балага карата шушы гамәлләрен танышы, шулай ук наркотик куллану аркасында исерек булган Рөстәм Мусин белән берлектә кылган. 24 майга каршы төндә алар берничә тапкыр кызның 32 яшьлек әнисенә карата да сексуаль характердагы көчләү гамәлләре куллана.

Икенче көнне әлеге хатын-кыз хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә, көчләүчеләр тоткарлана. Җинаять эшен тикшерү барышында Максим Никитинның көчләве аркасында зыян күрүчеләрнең икесенә дә сифилис, кызга моннан тыш С гепатиты йоктыруы да ачыклана.

Никитинның моңа кадәр дә җинаять җаваплылыгына тартылганы булган. Ир-атлар гаепләрен өлешчә генә таныган. Суд тарафыннан алар икесе дә сак астына алынды. Тикшерү органнары җитәрлек дәлил туплап, эшне суд карамагына тапшырган.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев