Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда «Иң яхшы комбайнчы» бәйгесе игълан ителде

Татарстанда «Иң яхшы комбайнчы» бәйгесенә старт бирелде.

Анда шулай ук Яшел Үзән районында яшәүчеләр дә катнаша ала.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конкурс комиссиясе иң күп күләмдә һәм иң күп мәйданда ашлык суктыру күрсәткечләре буенча рес­публика һәм район дәрәҗәләрендә 490 җиңүчене билгеләячәк. Уңышны урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 240 комбайнчы 50 мең сум премия белән бүләкләнәчәк. 40 мең сум күләмендәге премияләр иң күп мәйданда чапкан 50 механизаторга биреләчәк. Конкурс йомгаклары буенча шулай ук районнарда 200 иң яхшы комбайнчы 30ар мең күләмендә премия алачак. Бәйге комбайнчы һөнәренең престижын арттыру, аны популярлаштыру максатыннан үткәрелә, дип хәбәр итә район Советының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X