Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда иң шәп яшьләр проектларын сайлап алуга старт бирелде

Экспертлар, тугыз форум мәйданчыклары буенча, финалда дәүләт ярдәменә ия булачак идея һәм проектларны сайлап алачак. 

«Безнең Татарстан – 2019» форумына гариза тапшыру кампаниясе ачылды. Сигез еллык тарихы булган форум, кабат, теләгендә булган һәр яшь кеше яки команда үзенең проектын яклау, аны гамәлгә ашырырлык фикердәшләрен табу һәм дәүләт ярдәмен алу бәхетенә ирешү мәйданына әвереләчәк. Ул – федераль форумнарда катнашу өчен Татарстан Республикасының иң шәп проектларын сайлап алу чарасы булып тора.
Форумда 14 – 30 яшьлекләр, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары катнаша ала. Нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр, гомумроссия яшьләр форумнарында катнашу мөмкинлегенә ия булачак.
Форум, ТРның яшьләр эшләре буенча министрлык тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм өч этаптан тора: гаризалар кабул итү кампаниясе, республиканың министрлыклар һәм ведомстволары базасында кара-каршы очрашу этабы һәм үз эченә, чакырылган спикерлар белән белем бирү программасын алган, иң яхшы проектларның финал күргәзмәсе. 
Форумның тарихында барлыгы 8143 проект тәкъдим ителгән һәм шуларның 134е уңышлы тормышка ашырылган. Форум ярдәмендә 64 проект федераль грант конкурсларында җиңүгә ирешә алган. 
Мәйданчыкларның остазлары – сәясәт эшлек­леләре, Татарстанның зур компание вәкилләре, мәдәният, сәнгать һәм спорт өлкәләренең күренекле шәхесләре. «Безнең Татарстан» Республика яшьләр форумының финалы 2019 елның май аенда булачак. Форумның кагыйдәләре белән ТР яшьләр эшләре министрлыгының рәсми порталында танышырга була.
Гаризаларны теркәү форумның www.forumtatarstan.com сайтында 2019 елның 25 маена кадәр башкарыла.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев