Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда грипптан 2,3 млн кешегә прививка ясатырга җыеналар

Республикада яшәүчеләрнең 60 процентын колачлау планлаштырыла.

Татарстанда грипптан якынча 60% кешегә прививка ясарга планлаштыралар. Бу якынча 2,3 млн кеше, дип сөйләде республиканың баш санитария табибы урынбасары Любовь Авдонина.

"Без вакцина кергәннән соң колачларга җыенабыз. Беренче партия 31 августка кадәр көтелә, без аны бик көтәбез. Балалар вакцинасының 40% ка якыны һәм олылар өчен вакцинаның 30% ы киләчәк дигән мәгълүматлар бар", - дип аңлатты ул.

Республикада яшәүче 607 мең бала һәм 1,7 миллион өлкән кешегә прививка ясаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев