Татарстанда газ белгечләрен кертмәгән өчен 29 фатир хуҗасына штраф салынган
Татарстанда газ җиһазларын тикшерү өчен белгечләрне фатирга кертмәгән 29 фатир хуҗасы административ җаваплылыкка тартылган, дип хәбәр итә Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте.
Исемлеккә Казанның 16, Лаеш районының 13 кешесе кергән.
«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ белгечләре фатирларда газ плитәләренә, колонкалар һәм котелларга техник хезмәт күрсәтүне даими үткәрә. Тикшерү графиклары компаниянең рәсми сайтында бастырыла, ә вакытлары турында игъланнар подъездлардагы мәгълүмат такталарына эленә.
Игъланда әйтелгәнчә, штрафны беренче килүдән соң үк язмыйлар. Фатир хуҗасы өйдә булмаса, белгечләр кабат килә, әгәр алар янә фатирга керә алмаса, материаллар Татарстан торак инспекциясенә тапшырыла. Анда фатир хуҗасын протокол төзү өчен чакыралар, аннан соң административ эш кузгаталар.
Бу тикшерүләр нәтиҗәсендә, минималь штраф 5 мең сумны тәшкил иткән.
Белгечне фатирга кертү – фатир хуҗасының техник хезмәт күрсәтү килешүендә язылган бурычы. Закон буенча газ җиһазларының яраклылыгын тикшерү елына ким дигәндә бер тапкыр үткәрелергә тиеш.
Новости Татарстана
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев