Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда Covid-19ның 50яңа очрагы ачыкланган

Соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе 50 татарстанлыда расланган. Бер кеше вирусны республикадан читтә эләктергән, калганнары контакт юлы белән йоктырган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

«16 кеше хастаханәгә салынган, 34 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

50 очракның 16сы — Казанга, 12се — Яр Чаллыга, өчесе - Алексеевск, Түбән Кама һәм Нурлат районнарына туры килә. Әлмәт һәм Алабуга районнарында ике зарарланган кеше ачыкланган, берәр — Әгерҗе, Аксубай, Югары Ослан, Зәй, Яшел Үзән, Минзәлә, Мөслим, Тәтеш һәм Тукай районнарында.

Шулай итеп, Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле 24 032 татарстанлыда бу авыру ачыкланган. Аларның 21 289ы савыккан, шул исәптән алтысы — узган тәүлектә.

Коронавирустан беренче прививканы ТР 831 224 кешесе алды, шуларның 620 445се вакцинациянең икенче фазасын да узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев