Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда Covid-19дан тагын тугыз үлем очрагы теркәлгән

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 997гә кадәр җитте. Соңгы тәүлек эчендә тагын тугыз кеше вирус корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Ведомствода сөйләүләренчә, 1939, 1946, 1951 һәм 1957 елда туган дүрт хатын-кыз, шулай ук 1937, 1947, 1955 һәм 1953 елда туган ир- ат үлгән.

Якыннары һәм туганнарының кайгысын уртаклашабыз.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, соңгы тәүлек эчендә Татарстанда яшәүче 189 кеше коронавирус инфекциясе белән чирләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев