Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда COVID-19дан кабат ике үлем

Бу куркыныч авырудан кабат ике үлем очрагы расланды. шунысы аяныч, яшь гомсерләр өзелә

1938 елда туган татарстанлы Тукай районы үзәк хастаханәсенә 23 июньдә коронавирусның авыр формасы һәм ике яклы пневмония белән салына. Пациентның хәле эндокрин системасы авыруы аркасында начарланып, 15 июльдә үлә.

1951 елда туган пациент, баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуына шикләнеп, 17 июльдә Яр Чаллы шәһәре хастахансенә салына. Тикшерү нәтиҗәсендә пневмония һәм хроник авыруның күп кенә өзлегүләре ачыклана. Пациентның хәле авыр була, ИВЛ аппаратына тоташтырыла һәм 21 июль көнне үлеп китә.

Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә расланган. Вирус идентификацияләнгән.

Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев