Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда Covid-19 дан үлүчеләр саны 41 кешегә җитте

Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан тагын ике үлем очрагы теркәлгән.

Шул рәвешле, республикада Covid-19 корбаннары саны 41 гә җитте. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында “Татар-инфом” мәгълүмат агентлыгына хәбәр иттеләр.

1934 елгы Алабуга районы кешесе Алабуга үзәк район хастаханәсенә таҗ инфекциясе һәм ике яклы үпкә ялкынсынуы белән күчерелгән. Пациентның хәле кайбер башка хроник авырулар аркасында катлауланган. "Ясалган терапиягә карамастан, пневмониянең авыр аккан. 17 июльдә үлем билгеләнгән", - дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.

Covid-19 һәлакәтенең тагын бер очрагы Казанда булган. Татарстан башкаласында яшәүче 1948 елгы хатын-кыз ашыгыч медицина ярдәме бригадасы тарафыннан РКБ вакытлы йогышлы хастаханәсенә 18 июльдә коронавирус инфекциясенә шик белән китерелгән. Кергәндә ике яклы үпкә ялкынсынуының авыр формасы ачыкланган.

Йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системаларның җитди хроник авырулары булган. 27 июльдә үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев