Татарстанда COVID-19 61 кешедә ачыкланган
14 майга булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда коронавирус инфекциясе авыруының 61 очрагы ачыкланган, дип хәбәр итә ТР да COVID-19 белән көрәш буенча оператив штаб.
20 кеше хастаханәгә озатыла, 41 кеше авыруларның җиңел яки симптомсыз формасы белән өйләренә дәвалана.
Авыруларның иң күбесе Яр Чаллыда - 25 кеше, Казанда - 24. Яшел Үзән районында 1 яңа очрак теркәлгән.
Тулаем алганда Россия буенча инфекция йоктыручылар саны тәүлек эчендә 9974 кешегә арткан һәм 252 245 кешегә җиткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев