Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда читтән торып эшләүгә гомуми таләпләр юк

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары фикеренчә, авырулар саны көтелмәгәнчә күп түгел.

Татарстанда читтән торып эшләүгә күчәргә яки читтән торып белем алырга планлаштырмыйлар. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Авыручыларның саны көтелмәгәнчә күп түгел. Шуңа күрә читтән торып эшләү турында, нинди дә булса коллектив, предприятие, оешма килеп туган хәлдән чыгып хәл ителә. Кирәк булганда җитәкче мондый карарны кабул итә ала ", - дип билгеләде ул.

Авдонина билгеләп үткәнчә, дистанцион белем алуга күчү яки читтән торып эшләү турындагы гомуми таләпләр юк һәм планлаштырылмаган да.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев