Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда өч көндә айлык явым-төшемнең яртысыннан күбрәге явачак

Якындагы көннәрдә республикада сизелерлек җылыта, аннары тагын салкынайтачак.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда февраль башында өч көн эчендә айлык явым-төшемнең яртысыннан артыграк күләмдә кар явачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Ай башында өч көн эчендә (шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе) республикада көчле буран булачак. 4 февральдә бер көн эчендә 10 миллиметр күләмендә явым-төшем көтелә. Шул рәвешле, өч көндә айлык явым-төшемнең яртысыннан артыграк күләмдә кар явачак», - дип искәртте ул.

Быелгы кышта кар күп яуды. Декабрь явым-төшемнәр буенча норманы арттырып "үтәде", гыйнвар да аннан калышмады. Февральдә явым-төшем нормасы 28 миллиметр тәшкил итә.

«Температурага килгәндә, инде бу шимбәдә үк сизелерлек җылытачак. 3 февральдә көндез -5; 4 февральдә -0, ә 5 февральдә -6 градус салкын булачак. Төнге температураларга килсәк, 3 февральдә -11, 4 февральдә -5, 5 феврадьдә -9 градус салкын», - диде Юрий Переведенцев.

Бераз җылытып алганнан соң, республикада тагын суытачак. Инде 6 февральдә үк төнлә -14 градуска кадәр салкынайта. Республика аша Скандинавия циклоны узачак. Ул Арктикадан салкын җил алып килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: погода синоптики обещают туман ухудшение погодных условий