Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда буран һәм томан көтелә

Синоптиклар иртәгә республикада көчле җил чыгуы турында кисәтә.

Татарстан синоптиклары иртәгә, 14 декабрьдә, республикада буран һәм томан төшүе турында кисәтә.

Көньяктан искән җилнең секундына 15-20 метрга кадәр җитеп көчәюе ихтимал. Шулай ук буран аркасында күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак булырга мөмкин. Юлларда бозлавык саклана.

Һава температурасы төнлә  -1..-6, көндез исә -2..+2 градус булачак.

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: погода синоптики обещают туман

2
X