Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда бу атнада яңгырлар һәм яшеннәр көтелә, эсселек ял көннәрендә кайтачак

Бу атнада Татарстанда тотрыксыз һава торышы көтелә. Синоптиклар яңгырлар, яшеннәр һәм көчле җил фаразлый. Әмма ял көннәрендә Татарстанга эсселек кайтачак, дип аңлатыла ТР Гидрометүзәге сайтында.

Бүген, 27 июльдә, Татарстан аша яңгырлы, урыны-урыны белән яшенле һәм 15-20 м/с тизлекле көчле җил белән атмосфера фронты узачак. Төнлә +7... +12 градус, көндез - +21 - +26 градус.

Чәршәмбе, 28 июль көнне, Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында төнлә бераз яңгыр явачак. Явым-төшем көндез фаразланмый. Төнлә һаваның температурасы +8... +13 градус, көндез - +20... +25°С.

Пәнҗешәмбе көнне, 29 июльдә, төнлә явым-төшем көтелми, температура +6... +11 градус, Татарстан көнбатышында - +14С ка кадәр. Көндез 15-20 м/с көчле җил һәм яшенле яңгырлар үтәчәк. Һава температурасы +21-+26°С тәшкил итәчәк.

Җомга көнне, 30 июльдә, Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар узачак, яшенле яңгырлар булырга мөмкин. Төнлә синоптиклар +12 дән +17°С ка кадәр, көндез - +23 дән +28°С ка кадәр фаразлыйлар.

ТР Гидрометүзәгенең якынча фаразы буенча, шимбә, 31 июльдә, урыны белән бераз яңгыр булырга мөмкин. Төнлә +14... +19 градус, көндез - +26 дан алып +31°С ка кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев