Татарстанда бераз суыта
Төнлә термометр баганалары - 10, республиканың көнчыгышында һәм түбән урыннарында 15 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә, 25 феральдә, республика буенча аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Төнлә термометр баганалары - 10, республиканың көнчыгышында һәм түбән урыннарында 15 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 3 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкын булыр дип көтелә. Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында - иң җылысы, көнчыгышта иң салкыны булачак.
25 февральдә Казанда аязучан болытлы һава, явым-төшемнәрсез. Төнлә 6-8, түбән урыннарда 11 градуска кадәр суытачак. Көндез - 2 градуска кадәр җылы.
26 февральгә каршы төндә Татарстан буенча аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Температура 5-10 градус, көнчыгышта һәм түбән урыннарда 15 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда - бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев