Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда бер тәүлеккә 35 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Татарстанда узган тәүлектә 35 яңа коронавирус очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә республика оператив штабы. Барлык очраклар да контактлы.

9 кеше хастаханәгә озатылган. Авыручылар 18 яшьтән алып 80 яшькә кадәрге затлар. Бөтен чорда 6 381 кеше савыккан, шул исәптән, узган тәүлектә җиде кеше.

Казанда 20 яңа очрак ачыкланган. Өч - Яр Чаллыда. Икешәр очрак Әлмәт, Яшел Үзән һәм Кайбыч районнарында. Берәр очрак - Арча һәм Нурлат районнарында. Югары Ослан, Биектау, Түбән Кама, Мамадыш һәм Нурлат районнарында берәр очрак.

Татарстанда пандемия башланганнан бирле 7 584 COVID-19 очрагы теркәлгән.

Фото pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев