Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда бер тәүлек эчендә 37 кешенең COVID-19 белән авыруы ачыкланган

Бу, артып бару буенча 19 493 очрак.

Белгечләр тәүлек эчендә коронавируска 7,8 мең тест ясаган, барлыгы 2,1 млн.нан артык кеше тикшерелгән.

География: Казанда 11, Яр Чаллыда 6, Яшел Үзән белән Минзәләдә – өчәр, Әлмәт һәм Түбән Камада икешәр, Азнакай, Актаныш, Әтнә, Лаеш, Лениногорск, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Сарман районнарында берешәр инфекцияләнү очрагы.

Барлык вакыт эчендә 16 510 кеше савыккан, шул исәптән 91е узган тәүлектә, бер атнада 509.

Бүгенге көндә республиканың дүрт мең кешесе күзәтү астында тора, алар авырулар белән элемтәдә булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев