Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстанда бер эшсез кешегә 22 вакансия туры килә

2026 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,19% тәшкил итә.

1 августка республикада 3 851 эшсез кеше рәсми рәвештә теркәлгән, ә вакансияләр саны 83,5 меңгә җиткән. Димәк, бер эшсез кешегә уртача 22 вакансия туры килә, дип хәбәр итә республиканың «Россия эше» Кадрлар үзәге.

Үзәк директоры Тимур Муллин төзелеш һәм сәнәгать өлкәләрендә белгечләргә ихтыяҗның аеруча зур булуын билгеләп үтте. Ел башыннан үзәккә мөрәҗәгать иткән 18,1 мең кешенең 9 меңенә эшкә урнашырга ярдәм иткәннәр. Хезмәткәрләргә ихтыяҗ иң зур булган өлкәләр: төзелеш — вакансияләрнең 55%ы, сәнәгать — 9%, сәламәтлек саклау — 3%, мәгариф — 2%, транспорт — 2%.

Иң кирәкле белгечләр арасында токарьлар (98,6 мең сум хезмәт хакы), клепальщиклар (89 мең сум), эшкәртү производствосында инженерлар; машина йөртүчеләр (103,2 мең сум), төзелеш өлкәсендә инженерлар һәм изолировщиклар; сәламәтлек саклау өлкәсендә табиблар (97,2 мең сум) һәм фельдшерлар; мәгариф өлкәсендә укытучылар (50 мең сум) бар.

Эшсезләрнең 72%ын хатын-кызлар тәшкил итә. Аларның 61%ы эштән үз теләге белән киткән, 55%ының югары белеме бар, 47%ы — 35–49 яшьтәгеләр. Эшсезләрнең 10%ы — 29 яшькә кадәрге яшьләр, 210 кешенең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, ә 1 149 кеше эш табуда кыенлыклар кичерә.

Исегезгә төшерәбез, Казанда табиблар хезмәт хакы иң югары булган һөнәрләр исемлегенә керде. Эш бирүчеләр белгечләргә аена 150 мең сумнан артык түләргә әзер.

Казан — КП

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев