Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашучылар 100әр мең сум алачак

ТР Президенты фронтовикларга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, өстәмә рәвештә 25 мең сум бүлеп бирде.

Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысы да Җиңүнең 75 еллыгына федераль һәм төбәк түләүләрен исәпкә алып, 100 мең сумлык бер тапкыр түләнә торган акча алачак. Бүген, бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач муниципаль районында туган якны өйрәнү Халыклар дуслыгы музеена булган сәфәре вакытында хәбәр итте. 

Федераль түләүләргә өстәмә рәвештә, республика Президенты тарафыннан сугышта катнашкан, балигъ булмаган фашист концлагерьлары тоткыннарына, “Блокададагы Ленинградта яшәүче” билгесе белән бүләкләнгән затларга 25 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган республика түләве турында карар кабул ителде. Федераль түләүгә өстәмә рәвештә, тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары 5 мең сум алачак. 

Шул рәвешле 34 меңнән артык ветеран өстәмә ярдәм алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Барысы очен дэ бик зур рэхмэт сезгэ, кадерле ветераннар