Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда балалар өчен түләү билгеләү буенча яңа кагыйдәләр расланган

Яңа үзгәрешләр 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларның ихтыяҗларын бәяләү кагыйдәләренә, шулай ук 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларның ялгыз ата-аналарына һәм иртә срокларда исәпкә баскан йөкле хатыннарга айлык түләүләргә кагылышлы.

Яңа кагыйдәләр буенча, милек һәм машиналар эзләнүдә яки кулга алынган икән, балалар түләүләрен билгеләгәндә ихтыяҗны бәяләүдән төшереп калдырыла. Яңа кагыйдәләр буенча максатчан субсидияләр хисабына сатып алынган торак, транспорт һәм милек та исәпкә алынмаячак.

Моннан тыш, үз эшеңне үстерүгә максатчан акчалар, акчалата рәвештә алынган ана капиталы чаралары, милек сатып алу өчен дәүләт ярдәме программасы буенча алынган салым тотып калынган акчалар да исәптән төшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев