Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда балалар бакчалары 12 майдан эшли

Шулай ук бу вакытта авыл мәктәпләрендә укучылар парта артына утырачак.

Сишәмбедән, 12 майдан, штат режимында Татарстанда балалар бакчалары эшли башлаячак. Хәзерге вакытта гомуми үзизоляциядән соң сабыйларны кабул итү тәртибе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Роспотребнадзоры идарәсе тарафыннан эшләнә, дип хәбәр иттеләр Татарстанның мәгариф министрлыгында.

Белешмәләр (справка) балалар бакчаларында биреләчәк яки ата-аналарга поликлиникаларга барып алырга туры килә. Шулай ук 12 майдан авыл мәктәпләрендә укучылар, 20 балага кадәр булган мәктәпләр, парта артына утырачак һәм үз мәктәпләрендә штат режимында укыячак. Калган Татарстан укучылары барысы да 12 майдан дистанцион форматта укуларын дәвам итәчәк. 1-8 сыйныф укучылары 23 майда дистанцион форматта укуларын тәмамлый, 9, 10 һәм 11 сыйныф укучылары - уку елын 30 майда тәмамлаячак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев